Әлмәтлеләр игътибарына - пенсияләр турында яңа закон проекты

2018 елның 27 июле, җомга

РФ Хөкүмәте, пенсиянең тотрыклы үсешен һәм юга­ры индексацияне тәэмин итү максатында, РФ Дәүләт Думасына «Русия Федерациясенең пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым законнар чыгара торган акт­ларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын кертте.     Нинди үзгәрешләр каралган? Ир-егетләр өчен - 65 яшь, ха­тын-кызлар өчен 63 яшь (хәзер ул 60 һәм 55 яшь) дәрәҗәсендәге гомумбилгеләнгән пенсия яшен ныгыту тәкъдим ителә. Пенсия яшен үзгәртүне 2019 елның 1 гыйнва­рыннан 2034 елга кадәр күчү чоры дәвамында акрынлап башларга тәкъдим ителә.  Күчү чорында 1959-1963 ел­ларда туган ир-егетләр һәм 1964­- 1971 елларда туган хатын-кызлар пенсиягә чыга. Хәзерге пенсионерларга закон проекты пенсия күләменең озайлы срокта үсүен, шул исәптән пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән шактый югары дәрәҗәдә индексацияләүне гарантияли. Шул вакытта пенсионерларга, ия булган хокукларына һәм льгота­ларына ярашлы рәвештә, барлык тиеш булган пенсион һәм социаль түләүләр саклана.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу буенча льготалар кемнәр өчен сакланачак?Зарарлы, хәвефле һәм авыр хезмәт шартларында эшләүче граж­даннар: шахталар (күмер тармагы), чимал яки ягулык әзерләү сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, тимер юл тармагы һәм башка тармак хезмәтчәннәре;

социаль пенсияләр социаль мо­тивлар һәм сәламәтлек торышы буенча билгеләнгән гражданнар: 5 һәм аннан да күбрәк бала тудырган, инвалид бала тудырган һәм аны 8 яшкә кадәр тәрбияләгән хатын- кызлар; күрүсәләте буенча I группа инвалидлар һәм башкалар;

радиацион һәм техноген ка­тастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар;

40 елдан аз булмаган стажлы хатын-кызлар һәм 45 елдан аз бул­маган страховка стажлы ир-егетләр пенсиягә гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән 2 елга иртәрәк китә ала.  Ерак Төньякта һәм аңа тиңләштерелгән районнарда эшләүче гражданнар өчен вакы­тыннан алда пенсиягә чыгу хоку­кы биргән махсус стаж үзгәрми. Гомумбилгеләнгән пенсия яше этаплар буенча ир-егетләр өчен -    5 елга һәм хатын-кызлар өчен 8 елга арттырылачак (60 һәм 58 яшькә кадәр). Педагогик, медицина һәм иҗади хезмәткәрләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирүче махсус стаж үзгәрми (15 елдан 30 елга кадәр тәшкил итә).

Закон проекты пенсияне этаплар буенча, тагын да соңрак билгеләүне күз уңында тота (таләп ителгән тиешле еллар хезмәт иткән өчен бер елдан башлап 8 елга кадәр). 

   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International