29 августка Әлмәт районы кырларының 33 мең 419 га бөртеклеләр җыелган. Барлыгы 75% якын эш башкарылган.
30 август көнне әлмәтлеләрне Татарстанның 60 еллыгы исемендәге паркка Республика көнен билгеләп узарга чакыралар.
Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
1 сентябрь көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты" кабаттан әлмәтлеләрне көтеп кала. 13.00 - «Кванториум» - «Добрый дворик» та мастер-класслар һәм интераактив программа үткәреләчәк.Чаралар һәрдаим узучы мәйданнарда дәвам итәчәк.
Беренчел онкология кабинетларының табиплары һәм шәфкать туташлары 28 августта республика клиник онкология диспансеры Әлмәт филиалында семинар уздырдылар.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 100дән артык спортчы «Теннис сити» га җыелды. Биредә «Татнефть».генераль директоры Кубогына теннис буенча турнир узды. Спортчыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов һәм башка кунаклар катнашты. Соңыннан матбугат конференциясе узды.
Иртәгә, 29 август көнне,аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә аерым районнарда томан.
1 сентябрь көнне Әлмәттә TIMERMAN спорт чараларын уздыру сериясе сезонының соңгы стартларының берсе узачак. Нефтьчеләр каласында АКБАРС БАНК Әлмәт музыкаль ярыммарафоны үтәчәк. Старт Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сараеннан башлана. Әлмәт ярыммарафоны 7 октябрь көнне уздырылачак АК БАРС БАНК Казан милли ярыммарафоны алдыннан үзеңнең көчеңне сынап карау мөмкинлеге ул.
Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. Бүген “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала.
Сез эшегезне югалттыгыз һәм эшкә урнаша алмыйсызмы? Башка җирлеккә күчеп эшләргә теләүче Әлмәт шәһәрендә һәм районыннда яшәүчеләргә Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үзенең булышлыгын тәкъдим итә.