Беренчел онкология кабинетларының табиплары һәм шәфкать туташлары 28 августта республика клиник онкология диспансеры Әлмәт филиалында семинар уздырдылар. Спикерлар буларак Әлмәт филиалы бүлеге табиб - онкологы Эльмира Сибгатуллина, колорпроктолог Азат Галеев, стома – терапевт, Coloplast вәкиле Елена Варламова чыгыш ясадылар.