ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Биредәге элеккеге хоккей тартмачыгын спорт сөючеләр хәтерлидер, ул бик таушалган иде. Ниһаять, быел аның урынына универсаль спорт мәйданчыгы булдырылды.Анда хоккей, футбол, гандбол, баскетбол, волейбол да уйнарга була. Микрорайонда яшәүче балалар өчен бу искиткеч бүләк.

 

Республика көнендә Совет урамы 153 нче йорт ишегалды тантаналы ачылды. Ишегалды Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән иде.

Җәйге сәхнә каршындагы мәйданчыкта паркка килүчеләрне төрледән-төрле күргәзмәләр каршы алды. Биредә кул эшләре дә, көзге уңыш та, элеккеге елларны чагылдырган тарихи экспонатлар да, милли җәүһәрләр дә бар иде. Биредә үк пионер, комсомол булган чорларны, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең яшьлекләрен дә күрергә була иде.

 

Бу якшәмбедә Әлмәт Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәк. Әлеге чарага шәһәрдә тулы көченә әзерлек бара. Шул ук вакытта нефтьчеләр ярдәме белән булдырылган чараларны тәкъдир итү дә оештырыла. Берничә көн элек Ленин урамында велосипедлы Тукай һәйкәлен күреп хозурлансак, бүген Чехов урамында язучыга һәйкәл ачылды.

 

Республика программасын тормышка ашыру кысаларында Республика барлыкка килү көнендә Әлмәттә спорт белән актив шөгыльләнү өчен барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган яңа универсаль хоккей уены өчен корт ачылды. Район башлыгы инициативасы буенча объект 21нче мәктәп территориясендә төзелде, бу белем алу учреждениесында укучыларның спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Белем алу үзәгендә төрле спорт секцияләре эшли, анда гомумән 1255 бала йөри алачак.

«Каратэ йорты» янында бүген дүрт аяклы дусларыбыз белән йөрү, аларны тәрбияләү, төрле алымнарга өйрәтү, дрессировкалау өчен махсус мәйданчык ачылды. Биредә кече архитектура формалары да урнаштырылган. Ул район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов ярдәме белән булдырылды.

 

«Карсылу»ның бу икенче тапкыр тантаналы ачылышы. 50 ел элек төзелгән балалар бакчасына быел ТР Президенты программасы буенча капиталь ремонт ясалды. Яңартылган, җиһазландырылган учреждение бүген мәртәбәле кунаклар кабул итте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге вакыйга уңаеннан әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә котлауларын җиткерде, саллы бүләк тә ясады.

 

Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. 


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдындагы мәйданда,   Татарстан Республикасы Көненә багышлап, муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. 

 

Пәнҗешәмбе көнне, 29 августта, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International