Бүген район башлыгы белән туры эфир уздырылачак

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. Бүген “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International