Әлмәттә көз музыкаль ярыммарафоннан башлана

2018 елның 28 августы, сишәмбе

1 сентябрь көнне Әлмәттә TIMERMAN спорт чараларын уздыру сериясе сезонының соңгы стартларының берсе узачак. Нефтьчеләр каласында  АКБАРС БАНК Әлмәт музыкаль ярыммарафоны үтәчәк. Старт Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сараеннан башлана. Әлмәт ярыммарафоны 7 октябрь көнне уздырылачак АК БАРС БАНК Казан милли ярыммарафоны алдыннан үзеңнең көчеңне сынап карау мөмкинлеге ул.

Традиция буенча яшь йөгерүчеләргә 600 метрлы дистанцияне йөгереп чыгып, медаль һәм иганәчеләрдән махсус бүләкләр ала алу мөмкинлеге булачак. 1еннән йөгерә башлаучыларга махсус 1 километрлы дистанциягә йөгерү оештырылачак.

16.00 сәгатьтә 3, 10 һәм 21,1 километр дистанцияле стартка профессиональ спортчылар һәм барлык бу спорт төренә битараф булмаган кешеләр чыга ала. Моннан бигрәк тә музыка яратучылар читтә калмас, чөнки дистанциянең буеннан буена дәртле көйләр яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International