Мәшгульлек үзәге әлмәтлеләргә эшкә урнашканда ярдәм итә

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Сез эшегезне югалттыгыз һәм эшкә урнаша алмыйсызмы? Башка җирлеккә күчеп эшләргә теләүче Әлмәт шәһәрендә һәм районыннда яшәүчеләргә Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үзенең булышлыгын тәкъдим итә.

Эш белән тәэмин итү үзәге:

  • эш урынына барып-кайту өчен киткән транспорт чыгымнарын;
  • чит җирлектә эшләү дәверендә  торак яллап тору өчен киткән чыгымнарны компенсацияли.

Өстәмә мәгълүмат артыннан түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86, А йорты. Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International