Нефть һәм газ – илебезнең иң зур байлыгы, бу безнең өйләрдәге яктылык һәм җылылык, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Нефтьчеләрнең һәм газчыларның тырыш хезмәте, аларның югары профессионализмы һәм җаваплылыгы илебез икътисадының нигезе булып тора. Нефть һәм газ сәнәгате һәрвакыт Россиянең энергетика иминлеге гаранты, гражданнарның уңай һәм лаеклы тормышы чыганагы булды. Татарстан – илебезнең төп нефть чыгару үзәкләреннән берсе. Быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә без Татарстан нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртү башлануга 75 ел тулуны һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгын да бәйрәм итәбез. Бу еллар эчендә Татарстан җир астыннан 3,3 миллиард тонна нефть чыгарылган. Татарстан нефте нәтиҗәсендә илебез Бөек Ватан сугышыннан соң икътисадны торгызу, космосны үзләштерү һәм фәнне үстерү өчен колоссаль ресурслар алды. Ветераннарга безнең нефть сәнәгате нигезләрен булдырган өчен зур рәхмәт. Бүген безнең күз алдыбызда Әлмәт шәһәре матурайганнан-матурая бара, без аның 65 еллыгын билгеләп үтәбез.
Бүген мәктәпләрдә укулар башланды, Белем көне уңаеннан барлык белем йортларында тантаналы линейкалар узды. Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә укучыларны һәм укытучылар коллективын район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады. Биредә бүген медицина сыйныфы да ачылды.
Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге 5нче сентябрьдән «ПРС операторы», «ДН һәм Г буенча оператор», «КРС буенча бораулаучы ядәмчесе», «ЭРБС буенча бораулаучы ярдәмчесе», «ягулык салу станциясе операторы», «НПО буенча слесарь-ремонтлаучы»; 10нчы сентябрьдән «пешекче», «котельный операторы»; 17нче сентябрьдән «стропальщик», «КИПиА слесаре», «кран автомобиле машинисты» курсларын оештыра.
2 сентябрь көнне Нефтьчеләр көне уңаеннан шәһәр стадионында («Юбилейный»)спорт сараенда ат ярышлары (конкур) һәм хатын-кыз эәләпәләре бәйгесе узды.
Иртәгә, 1 сентябрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр.
1 сентябрь көнне Әлмәттә TIMERMAN спорт чараларын уздыру сериясе сезонының соңгы стартларының берсе узачак. Нефтьчеләр каласында АКБАРС БАНК Әлмәт музыкаль ярыммарафоны үтәчәк. Старт Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сараеннан башлана. Әлмәт ярыммарафоны 7 октябрь көнне уздырылачак АК БАРС БАНК Казан милли ярыммарафоны алдыннан үзеңнең көчеңне сынап карау мөмкинлеге ул.
"Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кысаларында стрит-арт тикшеренү институты (Санкт-Петербург) түләүсез уикендлар әзерләде. Августтан алып сентябрьгә кадәр калабызда иҗат кешеләре белән төрле очрашулар, бәйрәм чаралары оештырылачак.
«Регионы – устойчивое развитие» бәйгесе сайлап алуда "Бердәм тәрәзә" моделен хәтерләтә. Заявкалар 1 сентябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак бәйге сайтында.
1 сентябрь көнне «Шәһәрнең мәдәни мохиты" кабаттан әлмәтлеләрне көтеп кала. 13.00 - «Кванториум» - «Добрый дворик» та мастер-класслар һәм интераактив программа үткәреләчәк.Чаралар һәрдаим узучы мәйданнарда дәвам итәчәк.
29 август көнне "Татнефтегазпереработка" идарәсендә ир-атлар сәламәтлеге , скрининг программалар турында сүз алып бардылар.Очрашу файдалы үтте.