21 нче мәктәп янында бүген спорт мәйданчыгы ачылды

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

Биредәге элеккеге хоккей тартмачыгын спорт сөючеләр хәтерлидер, ул бик таушалган иде. Ниһаять, быел аның урынына универсаль спорт мәйданчыгы булдырылды.Анда хоккей, футбол, гандбол, баскетбол, волейбол да уйнарга була. Микрорайонда яшәүче балалар өчен бу искиткеч бүләк.

Тантаналы чара барышында район башлыгы Айрат Хәйруллин. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов балаларга уңышлар, ярышларда зур җиңүләр теләде. Мәгариф системасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен 21 нче мәктәп укытучылары район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Спорт инвентаре сатып алу өчен мәктәпкә сертификат та бирелде.

«Электрон» яшүсмерләр клубы командасы да хәзер биредә шөгыльләнә алачак. Тантаналы ачылышта команда капитаны әлеге вакыйга истәлеге итеп тупка мәртәбәле кунакларның имзасын да куйдырды. Ә аларга туплар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International