«Карсылу»ның бу икенче тапкыр тантаналы ачылышы. 50 ел элек төзелгән балалар бакчасына быел ТР Президенты программасы буенча капиталь ремонт ясалды. Яңартылган, җиһазландырылган учреждение бүген мәртәбәле кунаклар кабул итте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге вакыйга уңаеннан әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә котлауларын җиткерде, саллы бүләк тә ясады.
Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та котлауларын җиткерде. Тәрбиячеләрнең фидакарь хезмәтләре район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Шулай ук капиталь ремонт уздырган «РемСтрой» җәмгыяте вәкилләренә дә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район башлыгы «Карсылу» балалар бакчасы мөдире Фәния Рәхмәтуллинага ике уен конструкциясе сатып алуга 100 мең сумга сертификат бүләк итте.
Президент программасы буенча быел Әлмәттә 7 балалар бакчасы төзекләндерелде, «Татнефть» компаниясе ярдәме белән 6 бакча яңарыш кичерде, бюджеттан тыш акчаларга 3 бакчага капиталь ремонт ясалды. Шулай итеп барлыгы 16 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе яңа сулыш алды.
Әлмәт заман белән бергә атлый. Узган ел бездә ECERS халыкара системасы гамәлгә кертелгән иде. Ул матди-техник якны күзалламый, ә тәрбиягә юнәлтелә. «Татнефть» ярдәме белән әлеге система 44, 46, 2 нче балалар бакчасында инде эшли, быел 30 балалар бакчасында тормышка ашырылачак. Россиядә яңа укыту форматына күчерүнең мондый зур күләмдә башкарылу мисалы әлегә юк, Әлмәт – беренче.
Бездә озакламый балалар бакчаларында урыннар җитмәү мәсьәләсе дә хәл ителә башлый. Шәһәрдә ике яңа учреждение сафка кертеләчәк. Алар өчен урыннар сайланган инде. Икесе дә 220 урынга исәпләнә. Берсе «Шәмсенур» янында, икенчесе «Көнбатыш капка» микрорайонында урнаша. Төзелеш быел ук башланыр дип көтелә.