Сезне чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәм.
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте.
Татарстан инде егерме елдан артык социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республиканың яңа Конституциясен кабул итү, федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру – бу чорның мөһим вакыйгалары.Бүген Татарстан , шулай ук Әлмәт бай икътисади потенциалга, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә. Әлмәтнең төзек матур булуында нефтьчеләрнең өлеше чиксез зур.
Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек, милли гореф-гадәтләрне ныгытуда алга таба уңышлар телим!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин