Бүген, 14 сентябрь көнне,аяз көн. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен, Җил 7-12 м/с,минималь температура төнлә +10..+13º, максималь көндез +18..+22º.
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея 2018” бәйгесенә гаризалар кабул итүнең башлануын хәбәр итә.
"Таттелеком" операторы ("Летай-ТВ"сәүдә маркасы) "Луч-Әлмәт"телеканалының эфирга чыгу ешлыгын үзгәртте. Хәзер ул 37 нче кнопкада күрсәтә.
Ленин урамындагы җылыту челтәрләренә ремонт ясау сәбәпле 14 сентябрьдән алып 30 сентябрьгә кадәр сәг 7.00 алып 20.00 сәг. кадәр Ленин урамында Гагариннан алып Мәрҗани урамына кадәр юл участогында транспорт чаралары хәрәкәте туктатылып торачак.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 1 октябрьдән җәмәгать транспортында тарифларга үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә.
2018 елның 21 сентябрендә иртәнге сәгать 9 да Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» узачак.
Әлмәт районына эшлеклекле визит белән муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин килде. Төзелгән һәм реконструкцияләнгән күперләр һәм юллар , универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, төзекләндерелгән мәктәпләр, ФАПлар, авыл мәдәният йортлары һәм күп кенә башкалар - барысы да масштаблы эшчәнлек нәтиҗәсе. Әкзам Гобәйдуллин район башлыгы Айрат Хәйруллин белән берлектә Кәләй авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнаштылар.
Хоккей сезоны алдыннан "Юбилейный" спорт сараенда физик мөмкинлекләре чикләнгән җанатарлар арасында бочче буенча турнир оештыру матур гадәткә әверелде. Һәрвакыттагыча, призлар фондын һәм ярыш урынын хоккей клубы билгеләде.
2018 елның 15 сентябрендә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак. Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачының актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү өчен уздырыла.
Зарядка шәһәр паркында 16 сы көнне 12.00 сәг. узачак. Беренче 100 кеше "Яшел Фитнес" атрибутикасына ия булачак.