ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге һәм “ЮХК” территориаль идарәсенең профилактика идарәсе машина йөртү осталыгын тикшерү буенча “Автобабай-2018” бәйгесен игълан итә. Әлеге  бәйге өлкәнәр көне уңаеннан оештырыла. Уздырылу вакыты – 24 сентябрь.Бәйгедә катнашырга 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар   чакырыла.

 «Нефтяник» Пекинның  «КРС-ОЭРДЖИ» командасын җиңде. Очрашу ышанычлы булды, уен кызыклы узды. 


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Тарихны кешеләр ясый" бәйгесе нефть чыганагын эшкәртә  башлауның 75-еллыгына багышланган. Бәйгедә  "Татнефть" компаниясе эшчәнлеген эчтәлекле һәм тирәнтен яктыртучы журналистлар коллективы һәм  журналистлар катнаша ала.   

11 сентябрьдән Әлмәттә  Россия Эчке эшләр министрлыгы уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе башлана. "Халык участковые" проекты эчке эшләр органнары белән җәмәгатьчелек арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруның ачык мисалы булырга тиеш. Болардан тыш, бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыруга да юнәлтелгән. Бәйгенең һәр этабында җиңүчеләр онлайн юл белән тавыш бирү нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Ул өч этапта бара. Йомгаклау этабы 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында узып, җиңүчеләр билгеләнә. Бәйгенең беренче этабы район дәрәҗәсендә 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Тавыш бирү өчен 16.мвд.рф сайтының интернет кабул итүендә исем-фамилияне, участковый хезмәт иткән бүлекчәне күрсәтеп, бланк тутырырга кирәк булачак.

Уикендлар сериясе шушы ялларда тәмамланачак.15ендә  сәг. 15:00  "Кванториум"да  Айрат Хисматуллин  мастер-класс уздырачак.16 сы көнне исә биредә "алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кураторы  Анна Нистратова белән очрашу узачак. Чараларга керү түләүсез.
 

Фикер алышуларда яраткан шәһәребезнең киләчәгенә битараф булмаган һәрбер кеше катнаша ала. Чара 13 сентябрь көнне сәгать18.00 дән  20.30 кадәр  Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт адресы буенча урнашкан "Балалар һәм яшүсмерләр  иҗаты үзәге”  бинасында үтәчәк.

6 – 9 сентябрь көннәрендә Краснодар өлкәсенең Геленджик шәһәрендә аквадайвинг буенча Россия чемпионаты уза. Татарстанны “Динамо-Татарстан” командасы составында өч спортчы тәкъдим итте. Шуларның икесе, Павел Колотовкин һәм Руслан Әгъләмов Әлмәт шәһәреннән. Көчле көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар боҗралы узыш, сноуборд һәм фристайл дисциплиналары буенча 5 көмеш, 2 бронза медальгә ия булдылар.

13  сентябрь көнне 14.30 сәг. "Чиста яр буе" чарасы узачак. Экологик йөзеп чыгу Зәй елгасында үтәчәк. 

11 август көнне 18нче һәм 21 нче  мәктәпләрдә  Әлмәт районының  гомуми бүлеге баш белгече Ләйсән  Демьянова "Юлларда куркынычсызлык" темасы буенча әңгәмә уздырды. 


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

7 сентябрьдән 9 ына чаклы Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты. Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша. Әлеге уңайдан район башлыгы Айрат Хәйруллин спортчыны кайнар котлады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International