2018 елның 21 сентябрендә иртәнге сәгать 9 да Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» узачак.
Ярминкәгә килүчеләргә:
- хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә булган вакансияләр банкы белән танышырга;
- эш бирүчеләр белән очрашып әңгәмә узарга, эшкә урнашу хакында килешергә;
- психолог-профконсультантта һөнәри ориентацияңне билгеләү өчен тест узарга мөмкин булачак.
Сезне Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86 А адресы буенча көтәбез.
Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.