ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Шимбә  көнне "Казан" агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы бакчачыларының "Бакча" бәйрәме уздырылды. Бу чарадан әлмәтлеләр дә читтә кала алмады. Әлмәт районы делегациясен Айрат Хәйруллин җитәкләде. Фестивальдә Әлмәт районының "Деревня" кооперативы,"Овощная долина" ,"Ягодная долина" һәм башка хуҗалыклары катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Әлмәт бакчачылары продукциясенең сыйфатын югары бәяләде. Шулай ук бакчачылар белән фотога төшергә дә онытмады.

 

Әлмәтлеләр быел да “Татарстан кроссы– 2018” гә актив кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ профком рәисе урыбасары Андрей Зимин, компаниянең спорт буенча кураторы Дамир Гәрәйшин һәркемгә уңышлар теләде.

 

Татарстан Республикасында, орлык кукурузыннан гайре, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

 


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Зарядка шәһәр паркында 16 сы көнне 12.00 сәг. узачак. Беренче 100 кеше "Яшел Фитнес" атрибутикасына ия булачак.  

VI «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашу өчен  гаризалар кабул ителә. Сайлап алу этабы Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният сарайларында үтәчәк, ә  гала-концертны 16 ноябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә уздыру планнаштырылган.

 

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге сентябрь аенда «Стропальщик», «Химия анализы лаборанты», «Фрезеровщик», «Пешекче», «Хисапчы», «ЭВМ операторы» курсларын оештыра.

 

Хөрмәтле әлмәтлеләр, ЮХИДИ идарәсе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда  «Ышаныч телефоны" 8 (843) 227-46-96 буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

Шимбә көнне калабызда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан.  Минималь температура төнлә +5..+8º, максималь температура +18..+21º.

 

25 сентябрь көнне Әлмәттә бөтенроссия  олимпиадасының чираттагы этабы узды. Ул мәгариф учреждениеләре тарафыннан махсус фән-методик комиссияләре биремнщре буенча үткәрелә һәм 20 предметтан уздырыла. 

15 сентябрь көнне Әлмәттә Россиякүләм йөгерү көне “Кросс Татарстана – 2018” үткәрү планлаштырылган. Шул сәбәпле кайбер урамнарда автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Спорт сөючеләр белән бер рәткә профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары да басачак. Шуның белән бәйле рәвештә ярыш маршрутына кергән кайбер урамнарда сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International