Экология департаменты «Альметьевск-ТВ» белән берлектә яңа бәйге игълан итә. Бәйге 10 сентябрьдән алып 22 октябрьгә кадәр гомуми белем учреждениеләре арасында уздырыла. Тавыш бирү 23 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
14 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районында Дала Зәендә экологик чара уздырылды. Яр буе кырлары, елга үзе чистартылды, Барлыгы 70 кеше катнашты, 70 куб. метр чүп чыгарып түгелде.
Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.
«Опека» идарәсенең эшчәнлеге белән җитәкче Ирина Павлова таныштырды. Ул опекага алынган балалар булган гаиләләләрнең идарә хезмәткәрләре тарафыннан даими тикшерелеп торуын бәян итте. Җыелыш район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә үтте.
Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнар өчен эш белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләрен тәэмин итү максатларында Әлмәт шәһәре Мәшгульлек үзәге шәһәр һәм район предприятиеләрендә, аларның милек формаларына бәйсез рәвештә, предприятиеләр һәм Мәшгульлек хезмәте арасында төзелә торган килешүләр нигезендә вакытлыча эш урыннары оештыра.
Административ комиссия эшчәнлеге белән дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев таныштырды. Җыелышны район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды. Айрат Ринатович Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтовка Мактау грамотасы тапшырды, яңа билгеләнгән авыл җирлеге башлыкларын котлады, эшләрендә уңышлар теләде.
Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр. Төнлә минималь һава торышы 6-11 градус булса, көндез максималь температура 18-23 градуска җитәргә мөмкин.
22 сентябрь көнне әлмәтлеләрне “Көзге стартлар” атлы спорт уенына чакыралар. Ул шәһәр ипподромында узачак. Тамашачылар өчен бүләкләр уйнатылачак.
Әлмәтлеләр өчен Тукай проспекты – Ленин урамы – Төзүчеләр проспекты –Советская урамы – Ипподром маршруты буенча автобуслар йөриячәк.
21 сентябрь көнне коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы булачак. Сорауларны 32-65-17 телефонына юлларга мөмкин.
Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан чираттагы тапкыр (агымдагы кварталда) эш бирүчеләргә баруны тәмамлады.