Административ комиссия эшчәнлеге белән дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев таныштырды. Җыелышны район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды. Айрат Ринатович Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтовка Мактау грамотасы тапшырды, яңа билгеләнгән авыл җирлеге башлыкларын котлады, эшләрендә уңышлар теләде.