Әлмәт Мәшьгульлек үзәге хезмәткәрләре инвалидлар өчен җайлаштырылган эш урыннарына барып кайттылар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан чираттагы тапкыр (агымдагы кварталда) эш бирүчеләргә баруны тәмамлады.

Бүгенге көнгә алты эш урыны актуаль булып тора. Бу-эш бирүчегә эшсез инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җайлаштыру (җиһазлау) буенча эш бирүченең чыгымнарын каплау буенча килешү кысаларында җайлаштырылган (җиһазланган) эш урыннары. Сүз уңаеннан, компенсация күләме бер эш урыны өчен 72 мең 690 сумны тәшкил итә.

Агымдагы елның III кварталында «АППАК» авыл хуҗалыгы предприятиясенә, «СМП-Нефтегаз» АҖ, «УПП» АРОИ ҖЧҖ, АРПП «Юго-Восток» ҖЧҖ, «Татнефтепроводстрой» төзелеш ширкәте АҖнә бардылар. Инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм җиһазлар сатып алу  буенча хокук бозулар булуы ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International