Әлмәт Мәшьгульлек үзәге шәһәр предприятиеларында вакытлыча эш урыннары оештыра

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнар өчен эш белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләрен тәэмин итү максатларында Әлмәт шәһәре Мәшгульлек үзәге шәһәр һәм район предприятиеләрендә, аларның милек формаларына бәйсез рәвештә, предприятиеләр һәм Мәшгульлек хезмәте арасында төзелә торган килешүләр нигезендә вакытлыча эш урыннары оештыра.

Вакытлыча эшкә урнаштыру өчен төп эш төрләре: кагазьләр белән эшләүче, ярдәмче эшче.

Эш бирүче белән вакытлыча  эшләрдә эшләргә теләүчеләр арасында ашыгыч хезмәт килешүе төзелә.

Эшсез гражданнарга хезмәт өчен түләү предприятие тарафыннан предприятиедә гамәлдә булган хезмәт өчен түләү шартлары яки килешү нигезендә фактта башкарылган эш күләме өчен түләнә, ләкин ул  РФ законнары белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән дә түбән  булырга тиеш түгел.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакытлыча эшкә урнашу вакытында эшсез гражданнарга 2125 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә.

Әлеге программада катнашу буенча сораулар булса  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 32-34-94 телефон номеры буенча яки 110нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International