21 сентябрь көнне сәг. 9.00 Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә «Вакансияләр ярминкәсе" узачак. Белешмәләр өчен телефон: Телефон для справок (8553) 32-34-95.
Татарстанда гаиләләр бер үк вакытта ана капиталы сертификатына һәм икенче бала өчен айлык түләү алуга гаризалар тапшыра алалар. Икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туган яки уллыкка алынган, программаның төп юнәлешләренә капиталның бөтен суммасын файдаланмаган түбән керемле Россия гаиләләре ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган акча алу хокукыннан файдалана ала.
«Сәламәтлек" паркы әлмәтлеләр һәм кунаклар күңелен яулап алды. Биредә рәхәтләнеп ял итәргә һәм күңел ачарга була. Яңа проект ТР Президенты киңәшчесе Наталия Фишман, "Татнефть" компаниясе, район һәм шәһәр җитәкчелеге белән берлектә тормышка ашырылды. Парк 2 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында ачылды.
19 сентябрь көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы.Яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан төнлә секундына 5-10 метр, иртән секундына 9-14 метр. Һаваның минималь температурасы төнлә +5..+9 градус булса, көндез максималь температура +9..+13 градус тәшкил итә.
Төп рольләрне фильмда Оксана Фандера һәм Алексей Гуськов башкаралар. Бу - иронияле комедия. Анда мәхәббәт, үзара мөнәсәбәтләр, дуслык темасы кебек кыйммәтләр ачык чагыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының башланып китүе турында игълан итә. "ЭКОлидер" бәйгесендә җитештерү предприятиеләре, уку йортлары, табигый мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.
Әлмәт районында 6 сентябрьдән алып 2018-2019 елларга гриппка каршы иммунопрофилактик чарасы башланып китте. Барлыгы 93 880 кешегә прививка ясалачак (50% район халкы). Федераль үзәктән ике этапта Әлмәткә 6000 доза - олыларга, 12280 - балаларга килгән.
19 сентябрьдә "Киләчәк Татарстан көллиятендә" 5-11 сыйныф укучылары өчен «Инженерлык дизайны», «ЧПУлы станокларда токарьлык эшләре» һәм «Мехатроника» компетенцияләре буенча өстәмә факультатив дәресләр ачылачак.
Камчаткадан старт алган Татарстан Республикасында « СПИД вирусы өчен тест: Экспедиция» дигән акциясы дәвам итәчәк. Россия Федерацияның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Горький исемендәге автомобиль заводы (ГАЗ) белән бергәләшеп акцияның оештыручылары булалар.ВИЧ/СПИД вирусы проблемалары буенча гражданнарга мәгълүмат җиткерүгә һәм халыкны ВИЧ-йогышына тестлауга этәрүгә юнәлдерелгән.Тиз хәрәкәтләнә торган тест үткәрү пунктлары Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән килә һәм 120 шәһәрне үз эченә ала. Акция 7 ноябрь кэнне Калининград шәһәрендә тәмамланачак. Щлмщттщ чара 18-20 сентябрь көннәрендә үзәк хастаханәдә, 3 нче шәһәр шифаханәсендә, стоматология поликлиникасында оештырылачак.
Очрашу 20 сентябрь көнне сәг. 18.00 Кванториумда (Тимирязев урамы 20) узачак. Әлмәтлеләр проект кураторына сорауларын бирә алалар. Әлмәтлеләр белән очрашуда прект кураторы - Нурия Валеева – «Татнефть» матбугат хезмәте җитәкчесе , Полина Еж – проект кураторы һәм продюсеры (Санкт Петербург) һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашачак.