2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 164 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 13 млн. 495 мең сумга 362 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бүген "Торговый двор" биләмәләрендә уза. Биредә авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәя белән сатып алырга мөмкин булды. Сөт-ит, җиләк-җимеш, оннан пешерелгән азык-төлек мулдан халыкка тәкъдим ителде. Мондый ярминкәләр ай азагына кадәр дәвам итәчәк.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, ялларда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм иртән томан. Җил 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с. Минималь температура төнлә 0..-3º, максималь көндез +4..+8º.
Бүген артрит белән көрәш көне. Әлеге уңайдан Әлмәт профилактика үзәге "Импульс" клубы членнары белән очрашу уздырды. Аның барышында клубка йөрүчеләргә актив булганнары өчен һәм әлмәтлеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары өчен рәхмәт җиткерелде.
Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны быелгысы елның беренче октябренә 702 кешене тәшкил итә (2017 елның шул ук чорында – 825 эшсез исәптә иде).
2018 елның 1октябренә эшсезлек дәрәҗәсенең күләме барлык эшләүче халыкның 0,64 %ы кадәр булды (узган елның шул ук чорында ул сан – 0,80 процент иде).
Эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакантлы эш урыннары буенча эшче көчләргә ихтияҗ беренче октябрьгә 2464 берәмлек (2017 елда - 2478 вакантлы эш урыны булган).
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бу елның 1нче октябренә бер вакансиягә 0,28 эшсез туры килә (узган ел – 0,33 иде).
Быелның гыйнварыннан алып сентябрьнең азагына кадәр Мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 7092 кеше мөрәҗәгать итте, шулай ук эш эзләүче буларак 3261 кеше исәпкә куелды. 1781 кеше эш белән тәэмин ителде.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге "кайнар линия" ача. Телефон: (8553) 22-65-81. 08.00 сәг. алып 7.00 сәг. кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Лизинг-грант" программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Әлеге порталда фикерләрегезнең тормышка ашуын күрә аласыз. Тулырак : http://ilovealmet.ru/ сайтында.
Татарстанның комсомол ветераннары оештыру комитеты комсомолчыларны ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган пленумг чакыра. Чара 29 октябрь көнне 15.00 сәг. татар драма театрында узачак. Керү ирекле.
13 октябрьдә Үзәк базарда (Ленин-Әминов урамында) авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Бу шимбәдә шәһәрдәшләр бирегә килеп түбән бәядән яшелчә-җимеш, үсентеләр, терлек азыгы, бал һәм ит әйберләре сатып ала ала. Ярминкә 8.00 дән алып 12.00 сәг. кадәр эшли.