Шәһәр һәм районның мәдәни тормышы өлкәсендә программалар һәм проектларны тормышка ашыру турында атна саен үтә торган район активы киңәшмәсендә катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина таныштырды.
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетын формалаштыруда Әлмәт муниципаль районындагы физик затларның мөлкәт салымнарын җыюның мөһимлеге, салым органының һәм башкарма комитетның муниципаль берәмлекләр белән эш алып баруны көчәйтү кирәклеге, кабул ителгән бурычлар өчен үзара җаваплылыкны арттыру турында эшлекле дүшәмбедә катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча 16нчы номерлы Россия Районара ФСХИ начальнигы Альберт Газизов мәгълүмат бирде.
Чиста куллар - йогышлы авыруларны профилактикалау Чиста куллар көне үткәрүнең максаты - игътибарны кулларны вакытында һәм дөрес итеп юуга җәлеп итү, чөнки бу йогышлы авырулардан саклануның иң нәтиҗәле чараларының берсе. Кискен эчәк инфекцияләрен, А вируслы гепатитны, респиратор инфекцияләрен кулларны үз вакытында юып, булдырмый калырга мөмкин. Күпләр хастаханәгә нәкъ менә организмга инфекция ризык белән керү сәбәпле эләгәләр.
13-14 октябрьдә Яр Чаллыда спорт урынны билгеләү буенча ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда Әлмәт укучысы Ксения Широбокова 5нче урын яулады.
18 октябрь көнне Елховой һәм 19 октябрь көнне Кәләй авыл җирлекләрендә халыкка түләүсез юридик хезмәт күрсәтү оештырыла.
Татарстанның комсомол ветераннары оештыру комитеты комсомолчыларны ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган пленумг чакыра. Чара 29 октябрь көнне 15.00 сәг. татар драма театрында узачак. Керү ирекле.
ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ГХАТ ЕГР) эшкә күчә.
Административных барьерларны киметү, кече һәм урта бизнесны үстерү максатында 17 октябрь көнне сәг. 10.00 «Территория РОСТа» (. Тукая проспекты, 46Б, 3 этаж) коворкинг үзәгендә эшмәкәрләр башкарма комитет, оешма җитәкчеләре белән очраша.
Бүген, 15 октябрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр, төнлә юеш карлы яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил 4-9 м/с, урыны белән 12 м/с. Минималь температура төнлә 0..-5º, максималь көндез +5..+8º.
Әлеге очрашуны автомобильләр тематикасына багышладылар, чөнки Viatti шиналар җитештерүче клубның күптәнге партнеры булып тора. Шуңа күрә фойены кара-сары шарлар белән бизәделәр, алып баручылар җанатарлар арасында Viatti, символикасы белән күп кенә сувенирлар уйнаттылар, узышу автомобиле рәвешендә ясатылган фотозона эшләде, озын буйдагы курчак - трансформер тамашачыларның күңелләрен ачты.