Әлмәтлеләр “Лизинг-грант” программасында катнаша ала

2018 елның 12 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Лизинг-грант" программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризаларны  2018 елның 10 октябреннән 02 ноябренә кадәр “Татарстан Республикасы кече  һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәмүстерү программаларын тормышка ашыру үзәге” дәүләт казна учреждениесе кабул итә.

Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә: 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр.

Адресы: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт һәм Мәскәү урамы, 55 нче йорт, 125 нче кабинет.

Кайнар линия телефоны: +7 843 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International