U18 юниорлар җыелма командасы Пршибрам (Чехия) каласына килделәр. Владимир Филатов командасында 27 хоккеист чакырылды, алар арасында «Спутник» командасыннан Айдар Назмутдинов та бар. Матчлар Пршибрам каласы кышкы стадионнарында 11,12, 13 октябрь көннәрендә үтәчәк.
Иртәгә көн салкынча һәм җиләс булачак. Җил 15–17 м/с. Кырау көтелә. 2 градуска кадәр температура төшәчәк, көндез 4–9 градусов җылы булачак. Явым-төшем күзәтелми.
Чараны 10нчы мәктәп педагоглары һәм әти-әниләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырды.Ул юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм балаларның куркынычсызлыгын кайгырту максатында үткәрелде.
18 октябрь көнне Елховой һәм 19 октябрь көнне Кәләй авылҗирлекләрендә халыкка түләүсез юридик хезмәт күрсәтү оештырыла.
14 октябрьдә Эшмәкәрлек Фабрикасы 12нче түләүсез «Фабрика-Старт» агымын оештыра. Дәресләр якшәмбе көнендә узачак. https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/823360/ Справкалар +79053156601 телефоны буенча җыела.
“Әлмәт- Лениногорск" автомобиль юлында ремонт эшләре бару сәбәпле, Әлмәт-Лениногорск юлы ябылды. Ремонтланучы юл - Зәй-Каратай яклап Әлмәткә барганда, әлеге авылдан соң Иске Суркино белән Яңа Суркино авыллары арасында кала. Әлмәт, Казанга барганда, маршрутыгызны әлеге үзгәрешләрне истә тотып планлаштырыгыз.
2018 елның 26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча Федераль хезмәтнең 2018 елның 25 июлендәге 858-ПР номерлы хаты нигезендә оешмалар (эш бирүчеләр) һәм пенсионерлары булмаган оешмаларның хезмәткәрләр саны турында белешмәләренә квартал саен мониторинг уздыру, шулай ук Роструд рәсмиләштергән формалар буенча пенсия алды яшендәге гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чараларны тормышка ашыруга ай саен мониторинг үткәрү оештырылды.
Производство календаре нигезендә, татарстанлылар 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән производство календаре нигезендә, республикада яшәүче кешеләр 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә – 5 ноябрьгә күчә. Моннан тыш, сишәмбедә республикада ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, татарстанлылар 7 ноябрьдә эшкә чыгачак.
Утырышка юридик затлар, «АльметьевскЛаб», ИП Рахматуллина Г.А., «Лидер», «ЦПОС», ИП Минахметова З.Я., «Паллада» и «ООО «АктивПлюс» эшмәкәрләре чакырылды. Җитәкчеләр белән хезмәт хакы түләү мәсьәләсе каралды.