Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны быелгысы елның беренче октябренә 702 кешене тәшкил итә (2017 елның шул ук чорында – 825 эшсез исәптә иде).
2018 елның 1октябренә эшсезлек дәрәҗәсенең күләме барлык эшләүче халыкның 0,64 %ы кадәр булды (узган елның шул ук чорында ул сан – 0,80 процент иде).
Эш бирүчеләр тәкъдим иткән вакантлы эш урыннары буенча эшче көчләргә ихтияҗ беренче октябрьгә 2464 берәмлек (2017 елда - 2478 вакантлы эш урыны булган).
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бу елның 1нче октябренә бер вакансиягә 0,28 эшсез туры килә (узган ел – 0,33 иде).
Быелның гыйнварыннан алып сентябрьнең азагына кадәр Мәшгульлек үзәгенә төрле мәсьәләләр буенча 7092 кеше мөрәҗәгать итте, шулай ук эш эзләүче буларак 3261 кеше исәпкә куелды. 1781 кеше эш белән тәэмин ителде.