Әлмәттә төзелеш, капиталь ремонт сорауларын карадылар

2018 елның 13 октябре, шимбә

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 164 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 13 млн. 495 мең сумга 362 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.   

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның 12 октябренә республикада 1 млн. 773,4 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 73,8 %ы. ТР ДТФ программасы буенча статистика органнарына 256,1 мең кв. метрлы мәйдандагы 4 мең 657 фатирлы 121 йорт буенча хисап тапшырылган инде. 2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең кв. м. мәйданда 545 фатирлы 182 торак йортны эксплуатациягә тапшыру карала. 5 районда 63 йорт тапшырылган.

2018 елда яллау шартнамәләре буенча торак белән 297 ятим баланы тәэмин итү каралган, 355 млн. 286,2 мең сумлык. 2018 елга аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча бирелгән бюджет акчалары белән 165 гаилә тәэмин ителәчәк. 2018 елда пландагы 120 күп фатирлы инвестицион йорт буенча бүгенгә 85 йорт эксплуатациягә тапшырылган, мәйданы 649,9 мең кв. м. 

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак пунктларын су белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар итәргә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер торак пунктларын су белән тәэмин итү системасын кору һәм сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү буенча проблемалар бар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International