ГХАТ органнары 2018 елның 1 октябреннән «Граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестры» Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ГХАТ ЕГР) эшкә күчә.
Системаның интеграцион сервисларының стабиль булмавы сәбәпле Дәүләт хезмәтләре порталында ГХАТ хезмәтләрен куллану өчен гариза бирү мөмкинлеге берникадәр вакыт дәвамында булмаячак. Хәзерге моментта шушы техник проблеманы юк итү өчен барлык көч куелган.