Шәһәр һәм районның мәдәни тормышы өлкәсендә программалар һәм проектларны тормышка ашыру турында атна саен үтә торган район активы киңәшмәсендә катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина таныштырды.
Гүзәл Атласовна шәһәр һәм районда мәдәният өлкәсендә уздырыла торган чаралар, әлмәтлеләрнең аларда катнашуы, яңа юнәлешләр турында җентекле отчет тәкъдим итте.