16 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Әлмәт муниципаль районы Җирле иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) советының юбилей конференциясе узды. Ул бер минутлык тынлыктан башланды. 15 октябрьдә "РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре", "Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе", "СССР Нефтҗ сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе", "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе" Ө.М.Маганов вафат булды.
17 октябрь көнне сәгать 8.00 дан 17.00 чаклы шәһәрдә планлы рәвештә Нефтьчеләр һәм Гафиатуллина урамнары чатында һәм сәгать 9.00 дан 17.00 чаклы Ленин һәм Фәхретдин урамнары чатында светофорлар сүндерелә.
Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә үзе белем алган 7 нче мәктәптә парламент дәресе уздырды. Татарстан Дәүләт Советы белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган әлеге чара быел 11 нче тапкыр оештырыла. 7 нче мәктәптә ул тәүгесе генә түгел. Парламент рәисе туган мәктәбен онытмый. Мәктәпне 1961 елда ук тәмамлавына карамастан, бу юлы да Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп ишеген ачып кергәндә дулкынлануын яшермәде. Яшьармиячеләр белән исәнләшкәннән соң туп-туры ветеран укытучыларның фоторәсемнәре эленгән алтактага юл тотты.
11-14 октябрьдә Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәрендә Р.Хафизов Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Р.Хафизовның истәлегенә багышланган спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышта Россиянең 17 шәһәреннән: Октябрьский, Магнитогорск, Нефтеюганск, Лангепас, Пермь крае, Тольятти, Казан, Уфа, Салават, Волгоград, Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Лениногорск, Оренбург, Санкт-Петербург, Березовскийдан 272 спортчы катнашты.
Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге башка җиргә күчеп эшкә урнашуда ярдәм итәргә тәкъдим итә.
Чәршәмбе көнне, 17 октябрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән җиңелчә генә яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Әлмәтлеләр өчен “Ачык шәһәр” дигән махсус мобиль кушымта эшли башлый. Бу хакта Әлмәт районының "Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" хәбәр итә.
16 октябрь - Бөтендөнья сәламәт туклану көне. Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. Безнең ил хөкүмәте дә халыкны туклану ризыклары белән тулысынча тәэмин итүне беренче урынга куя.
18 октябрь көнне 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле аппаратында мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча булган системалы проблемаларны анализлау һәм ачыклау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру” дигән темага “кайнар линия” телефоннары эшлиячәк.
16 октябрь көнне сәгать 8.00 дан 17.00 чаклы шәһәрдә планлы рәвештә Ленин һәм Заслонов, Ленин һәм Мәрҗани урамнары чатында, шулай ук Ленин урамында урнашкан “Татнефть” ААҖ янында светофорлар сүндерелә.