Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетын формалаштыруда Әлмәт муниципаль районындагы физик затларның мөлкәт салымнарын җыюның мөһимлеге, салым органының һәм башкарма комитетның муниципаль берәмлекләр белән эш алып баруны көчәйтү кирәклеге, кабул ителгән бурычлар өчен үзара җаваплылыкны арттыру турында эшлекле дүшәмбедә катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча 16нчы номерлы Россия Районара ФСХИ начальнигы Альберт Газизов мәгълүмат бирде.
Докладында ул муниципалитетта яшәүчеләргә инде 376 млн. сумлык 140тан артык салым белдерү кәгазе җибәрелде, бу акча закон канунчылыгы тарафыннан рәсмиләштерелгән вакыт эчендә Татарстан Республикасының региональ һәм җирле бюджетына күчәргә тиеш.