Әлмәт шәһәренең Мәшгульлек үзәге башка җиргә күчеп эшкә урнашуда ярдәм итәргә тәкъдим итә.
Мәшгульлек үзәге:
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән актив гамәльләр кылыгыз. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә паспорт, яки аны алмаштыручы документ, хезмәт кенәгәсе, уку йортын бетергәнлек турындагы документлар, инвалидны реабилитацияләүнең индивидуаль программасы (бу категориягә кергән гражданнар өчен) булырга тиеш.
Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең адресы: Герцен ур., 86А йорт, каб. 121, 109.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8553) 32-34-99, 32-34-94.