ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Бердәм Россия" партиясе фракциясенең җыелышы Кванториумда узды. Җыелышта Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин  катнашты.  Депутатлар үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, партия проектларының район җирлегендә үтәлеше, алда нинди өлкәләргә игътибар итү кирәклеге хакында фикер алыштылар.

18 октябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил  5-10 м/с.Минималь температура төнлә +2..-1º, максимальтемпература көндез +7..+11º.

Мини-футбол буенча нәтиҗәләр: 

Группа "А" 
1. Миннебай 
2. Елховой 
3. Габдрахман

Группа "В"  
1. Түбән  Мактама 
2. Кузай
3. Борискино 

Группа "С"  
1. Яңа Кәшер 
2. Тайсуган 
3. Рус Акташы 

Командалар торышы:

1 нче урын - Миннебай  
2 нче урын -  Түбән Мактама 
3 нче урын  - Тайсуган  

Әлмәт үзгәреш кичерә. "Алтын алмалар турында әкият" проектын  «Татнефть» компаниясе  стрит-арт тикшеренүләр институты  (Санкт-Петербург) белән тормышка ашыра. Күптән түгел  Радищев урамындагы 47нче йортта рәссам  Димитрис Таксис сурәте  – мурал «Обед» барлыкка килде.

18 октябрь көнне 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле аппаратында мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча булган системалы проблемаларны анализлау һәм ачыклау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру” дигән темага “кайнар линия” телефоннары эшлиячәк.

16 нчы октябрьдә Әлмәт шәһәрендә  Әлмәт ветераннар Советы оешуга 40 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында "Актив Әлмәт.Сәламәтлек марафоны» дип аталучы күргәзмә узды.

Кояшлы октябрь көне Әлмәтнең 25 нче мәктәбендә  "Готов к труду и обороне"чарасын уздыру мөмкинлеге тудырды. Көзге сессияне "Татбурнефть"компаниясе хезмәткәрләре оештырды. Анда 50ләп кеше катнашты. 

17 октябрь көнне сәгать 8.00 дан 17.00 чаклы шәһәрдә планлы рәвештә Нефтьчеләр һәм Гафиатуллина урамнары чатында һәм сәгать 9.00 дан 17.00 чаклы Ленин һәм Фәхретдин урамнары чатында светофорлар сүндерелә.

12 октябрьдә Советская урамы буйлап урнашкан җәяүләр күчү урынында "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ территориаль идарәсенең кисәтү бүлеге начальнигы Л.М.Рафигуллина һәм Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮХИДИ бүлеге инспекторы И.И. Курамшина һәм ӘМО башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Демьянова Л.Н. авариялелекне кисәтүгә һәм җәяүлеләр арасында тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтару элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән "Яктыртыл" акциясе уздырдылар.

13-14 октябрьдә Шахмат спорт мәктәбендә «Татнефть» ГАҖ профкомы Кубогына шәхси-төркем беренчелеге башланды. Ярышларны «ТН» ГАҖ профкомы рәисе урынбасары Газизова Эльмира Өлфәт кызы, Әлмәт шәһәре Шахмат федерациясе президенты Хузин Таһир Нагуман улы һәм ярышларның баш судьясы - республика категориясе судьясы Ковалев Владимир Александр улы катнашуы белән ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International