Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттәге 7нче мәктәптә парламент дәресе үткәрде

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә үзе белем алган 7 нче мәктәптә парламент дәресе уздырды. 

Татарстан Дәүләт Советы белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган әлеге чара быел 11 нче тапкыр оештырыла. 7 нче мәктәптә ул тәүгесе генә түгел. Парламент рәисе туган мәктәбен онытмый. Мәктәпне 1961 елда ук тәмамлавына карамастан, бу юлы да Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп ишеген ачып кергәндә дулкынлануын яшермәде. Яшьармиячеләр белән исәнләшкәннән соң туп-туры ветеран укытучыларның фоторәсемнәре эленгән алтактага юл тотты. 

Мәктәптә аны көтелмәгән бүләк көтеп тора иде. Мөгаллимәсе Зоя Анатольевна Подгорнова да, Фәрит Хәйруллович та әлеге очрашуга шат булуларын белдерделәр. 
Парламент дәресендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, Хабаровскидан килгән кунаклар, 8-11 сыйныфларда белем алучы актив укучылар катнашты. Шунысын искә төшереп узарга кирәк, мондый үзгә дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә. Депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара, аларның сорауларына җавап бирә. 

– Парламент дәресләре яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк басканда гамәлдәге законнарны белсен, биредә алган белемнәре белән үзләренең гражданлык активлыкларын күтәрсен өчен уздырыла. Законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый – бу сүзләр әле дә актуаль, – диде дәресне ачып Фәрит Хәйруллович. 

Дәресләрнең эчтәлеге бер-берсен кабатламый. Аларның темалары гел алышынып тора. Бу юлы ул «Парламент, җәмгыять һәм мин» дип аталды. Парламент нәрсә соң ул, ул нинди функция башкара? Спикер 7 нче мәктәп укучыларына шул хакта сөйләде. Югары вәкаләтле закончалыклы орган булган парламентта елына уртача 150 закон кабул ителә. Ул 5 елга сайлана. Киләсе елга безне Дәүләт Советына депутатлар сайлау көтә. 2020 елда исә Татарстан Президентын сайлаячакбыз. 

Дәүләт Думасына сайланган депутатлар алдына да зур бурычлар куела. Аларга Татарстанны максатчан федераль программаларга кертергә тырышу кирәклеге җиткерелә. Шулай ук депутатларның сайлаучылары белән кабул итүләр уздыруларына да күзәтчелек ителә икән. Дәүләт Советында кунаклар еш була. 

– Укучылар, студентлар, республикага килгән кунаклар өчен ишегебез һәрвакыт ачык. Узган ел бездә 2700 кеше булды, шуларның 1472 се укчылар һәм студентлар. Депутатлар очрашуларда законнарның ничек язылуын, ни рәвешле кабул ителүен аңлата. 5 нче чакырылышта парламентка бер генә закон да Президент һәм хөкүмәтебез тарафыннан кире борылмады, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Якташыбыз 7 нче мәктәп укучыларын да Дәүләт Советына кунакка чакырды. Дәрестә республикадагы үзгәрешләр, яңалыклар турында да сүз барды. Азактан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International