Әлмәтлеләр өчен “Ачык шәһәр” дигән махсус мобиль кушымта эшли башлый. Бу хакта Әлмәт районының "Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" хәбәр итә.
Әлеге кушымта түбәндәге мөмкинлекләрне ача:
– йорттагы җитешсезлекләр турында хәбәр итү, гариза бирү;
– җылылык һәм су бирү, ут һәм газ белән тәэмин ителүнең туктатылуы турында мәгълүмат;
– гариза үтәлешенең сыйфаты турында бәяләмә калдыру;
– счетчик күрсәткечләрен бирү.
“Ачык шәһәр” кушымтасы “Google Play” һәм “AppStore”да инде бар.