ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

31 октябрьдә Казанда өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү буенча республика ярышлары булды. Спорт бәйрәмендә мәртәбәле кунаклар: Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары да катнашты.Биредә барлыгы 48 команда, республиканың төрле районнарыннан 96 пенсионер үзара ярышты. Программа буенча хатын-кызларда һәм ир-атларда 25 метрга, командалар белән 25 метрга йөзү каралган иде.
Районыбыз командасы республиканың спорт тормышында актив катнаша. Менә бу юлы да пенсионерларның тырышлыгы, җиңүгә омтылышы зур уңыш казанды. Нәтиҗәдә, Әлмәт пенсионерлары командасы 3нче урынга чыкты. 

 


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәттә иммунопрофилактика комиссиясе  киңәшмәсе  булып узды. Анда белгечләр табиблар һәм башкалар катнашты. 

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. 2 ноябрьдә “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

“Рәсәй  Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү” турындагы законның 25 нче статьясының 2 нче пунктында, эш бирүче оешма яисә шәхси эшмәкәр хезмәт эшчәнлеген туктату, хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарту, хезмәт килешүләрен  өзү ихтималы булган очракта, эш бирүче - оешма ике айдан да  соңга калмыйча, ә эш бирүче - шәхси эшмәкәр бу чаралар башланырга ике атна алдан  бу хакта эш белән тәэмин итүче  хезмәт органнарына  язма рәвештә,  вазыйфа, һөнәр, белгечлек һәм квалификация таләпләре,  һәр конкрет хезмәткәргә түләү шартлары,  оешмада  хезмәткәрләренең  санын яки штатны  кыскарту выкытында  күп күләмдә  хезмәткәрләр эштән азат ителгән очракта – бу чаралар турында өч ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

Әлмәт 150 иң яхшы шәһәрләр рейтингының 13 нче урынын яулады, дип хәбәр итә  Domofond.ru порталы.  

Конференция эшчәнлегендә партиянең Әлмәт бүлеге җитәкчесе,район башлыгы  Айрат Хәйруллин , ТР Дәүләт советы депутаты  Николай Кольгин ,  шәһәр һәм район Советы депутатлары һәм башкалар катнашты. Очрашуда агымдагы елга алдан йомгак ясвалды, киләсе елга бурычлар билгеләнде.

Юбилейга санаулы көннәр генә калып бара. Шимбә, 3 ноябрь көнне, Нефтьче мәйданында мавыктыргыч программа күрсәтеләчәк. Биредә күргәзмәләр, ярминкәләр һәм башка күп кенә чаралар узачак. Рәхим итегез!

30 октябрь көнне «Нефтяник» командасы хоккеистлары  Даниэль Насыбуллин, Илья Голубев һәм Данила Цыганов иртәнге якта  11 нче мәктәпкә килделәр. Биредә алар физкультура дәресе үткәрделәр. Спортзалда аларны  4 «В» классы көтте. Дәрес бик оешкан төстә узды.  


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Быел Әлмәт бу рейтингта 7 балл туплый алган. Әлмәт спорт һәм ял инфраструктурасының сыйфаты буенча Әлмәт Россиянең 150 шәһәре арасында сигезенче урынны алган. Беренче өчлеккә  Домодедово, Геленджик һәм Мытищи шәһәрләре керә. Бу рейтингта унбишенче урынны Түбән Кама, ә егерме дүртенче урынны Яр Чаллы шәһәре алды.

 

1 ноябрь көнне “Снежинка” ял һәм сәламәтлендерү комплексында стратегик сессия узачак. Чараның максаты - Әлмәт муниципаль районының “Стратегия-2030” программасындагы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә  үзгәрешләр кертү. Катнашу өчен  https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScb7AkcfIHD-YXBLAtlk9_stn4wL9Q4a4z7KfKIDBo0o31H3w/viewform?usp=sf_link сылтамасы аша узып теркәлү сорала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International