Әлмәт эш бирүчеләре игътибарына

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

“Рәсәй  Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү” турындагы законның 25 нче статьясының 2 нче пунктында, эш бирүче оешма яисә шәхси эшмәкәр хезмәт эшчәнлеген туктату, хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарту, хезмәт килешүләрен  өзү ихтималы булган очракта, эш бирүче - оешма ике айдан да  соңга калмыйча, ә эш бирүче - шәхси эшмәкәр бу чаралар башланырга ике атна алдан  бу хакта эш белән тәэмин итүче  хезмәт органнарына  язма рәвештә,  вазыйфа, һөнәр, белгечлек һәм квалификация таләпләре,  һәр конкрет хезмәткәргә түләү шартлары,  оешмада  хезмәткәрләренең  санын яки штатны  кыскарту выкытында  күп күләмдә  хезмәткәрләр эштән азат ителгән очракта – бу чаралар турында өч ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

Тулы булмаган эш көне, (сменасы) һәм (яки) тулы булмаган эш атнасы, шулай ук  җитештерү  туктатылып торган  очракта эш бирүче бу хакта  карар кабул иткәннән соң, эш белән тәэмин итүче  хезмәт органнарына  язма  рәвештә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International