31 октябрь көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитет рәисе Светлана Захарова һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.
26-27 октябрь көннәрендә Түбән Камада узган грек-рим көрәше буенча Татарстан Кубогында 110 спортчы үзара көч сынашты. Әлмәтлеләр Кубок яулап алдылар.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ай саен эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл артында мәшгульлек хезмәтенең төрле юнәлешләре буенча очрашу үткәрә. 26 октябрьдә чираттагы «түгәрәк» өстәл унөч эш бирүче һәм мәшгульлек хезмәте вәкилләрен җыйды.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Фликер өчен – конфет!».Аны ЦДЮТ педагоглары оештырдылар, ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Рафигуллина Л.М., инспектор Курамшина И.И. , баш белгеч Демьянова Л.Н. балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр.
26 октябрьдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкә урнаштыру бүлеге белгечләренең «Әлмәт транспорт идарәсе» муниципаль унитар предприятиесенең кадрлар хезмәте вәкиле белән социаль яклауга аеруча мохтаҗ һәм эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча очрашуы булып узды.
Чара Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды. Анда район башлыгы Айрат Хәйруллин, ветеран-комсомоллар , аларның остазлары һәм күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Ул пленум утырышы рәвешендә узды. Чара кысаларында бүләкләүләр оештырылды.
Районда гомуми юл челтәре озынлыгы 2 мең километрдан артык. Ул үз эченә федераль, төбәк, җирле билгеләнештәге, шулай ук нефтьчеләрнең промысел юлларын ала. Һәркөнне алардан меңәрләгән машина уза, юлчылар хезмәт күрсәтергә чыга. Юлларга хезмәт күрсәтүче нинди генә техника юк хәзер. Бәйрәм көнне "Нефтьче" Мәдәният сарае алдында тезелеп киткәннәре аларның кайберсе генә иде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да бүген район юл комплексының замана таләпләренә туры килүен, предприятиеләрнең матди-техник базаларын ныгытуын, заманча техникалар, материаллар сатып алуын билгеләп үтте.
Инсульт - җитлеккән һәм өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган баш мие авыруы. Соңгы елларда Россиядә ел саен 400 меңгә якын кеше инсульт кичерә. Ул инвалидлыкка китерү буенча беренче урында тора. Һәм, иң аянычы: инсульт кичерүченең нибары 10 проценты гына үз эшенә кире әйләнеп кайта.
Район активы белән дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә Габдрахман авылы җирлеге үсеше турында сүз алып бардылар. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Равил Мутагиров сөйләде. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Дүшәмбе киңәшмәсендә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы 9 ай эшчәнлеге буенча исәп-хисап тотты. Палата рәисе Ильвира Пузырева чыгыш ясады. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.