Район башлыгы белән туры эфир булачак

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала. 

2 ноябрьдә “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. “Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала. 

Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана. 
Җирле халыктан шалтыратулар 29 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр 12.00-00.00 сәгатьләрдә 000 кайнар элемтә номерына, кесә телефоныннан 8 (8553) 000000 номерына кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International