Әлмәт пенсионерлары йөзү буенча республика ярышларында беренчелекне яуладылар

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

31 октябрьдә Казанда өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү буенча республика ярышлары булды. Спорт бәйрәмендә мәртәбәле кунаклар: Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары да катнашты.Биредә барлыгы 48 команда, республиканың төрле районнарыннан 96 пенсионер үзара ярышты. Программа буенча хатын-кызларда һәм ир-атларда 25 метрга, командалар белән 25 метрга йөзү каралган иде.
Районыбыз командасы республиканың спорт тормышында актив катнаша. Менә бу юлы да пенсионерларның тырышлыгы, җиңүгә омтылышы зур уңыш казанды. Нәтиҗәдә, Әлмәт пенсионерлары командасы 3нче урынга чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International