Татарстан Республикасында "Нык гаилә" партия проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый совет утырышы протоколының 8.3 пунктын гамәлгә кертү уңаеннан өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар яисә опекуннарны милек өчен салымны түләүдән азат итү турында карар проекты әзерләнгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урынында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максаты белән Әлмәт шәһәрендә «Хезмәтне саклау буенча идарә итү системасы» темасына республика семинары уздырырга планлаштыра.
17 ноябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз; иртән һәм көндез юеш кар, бозлавык. Җил 4-9, 13 м/с. Минималь температура -6..-9º, аязганда -14º; максималь температура 0..-4º. Иртән һәм көндез бозлавык.
Сессия район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узды. Иң мөһим сорауларның берсе - район һәм шәһәр бюдңетына 2018 елда һәм планлы рәвештә 2019-2020 елларга үзгәрешләр кертү турында сүз алып барылды.
Тамбов белән үзара көч сынашканнан соң, «Нефтяник» «Саров» ХК белән ярышты. Алга таба «Нефтяник» Рязаньга китә,шимбә көнне ул биредә уйнаячак.
«Саров» – «Нефтяник» 1:4 (1:2, 0:1, 0:1). Судьялар: Тихомиров, Метальников, Китаев, Славиковский.
Республика гидрометүзәге мәгълүматы буенча шәһәрдә явым-төшемсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән һава торышы -10..-13º, түбән урыннарда -18º; көндез -2..-5º градус.
16 ноябрь көнне планлы рәвештә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр Герцен-Заводская урамнары киселешендә һәм 10.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Совет-Колхоз урамнары киселешендә светофор сүндерелә.
Агымдагы елның 13 нче ноябрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча Бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты. Консультация сорап балигъ булмаган балалартәр бияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
«ФАПларга IT» проекты Әлмәт районының авыл җирлекләре базасында пилот режимында тормышка ашырыла. Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пунктлары югары тизлекле интернет челтәренә тоташкан һәм аларда читтән торып медицина консультациясен алу өчен компьютерлар һәм заманча җиһазлар булдырылган.
«Казань» халыкара аэропорты исемен тулыландыру өчен Татарстан халкы дәгъва итүче төп өч исемне ачыклады. Алар: татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев. «Бигеш» халыкара аэропортына дүрт шәхес исеме дәгъва кыла. Алар: композитор Салих Сәйдәшев, рәссам Иван Шишкин,галим Дмитрий Менделеев, дәүләт эшлеклесе Николай Лемаев. Бу хакта бүген «Россиянең бөек исемнәре» проекты финал этабы башлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.