«Казань» халыкара аэропорты исемен тулыландыру өчен Татарстан халкы дәгъва итүче төп өч исемне ачыклады. Алар: татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев. «Бигеш» халыкара аэропортына дүрт шәхес исеме дәгъва кыла. Алар: композитор Салих Сәйдәшев, рәссам Иван Шишкин,галим Дмитрий Менделеев, дәүләт эшлеклесе Николай Лемаев. Бу хакта бүген «Россиянең бөек исемнәре» проекты финал этабы башлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.
Бүгенге көндә Татарстан эропортларына яңа исем бирүдә 110 меңләп кеше тавыш бирүдә катнашкан.
Ачык тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Тавыш бирү көннәрендә кайнар линия эшли. Татарстан халыкара аэропортларына исем сайлауда үз тавышыңны 88007079317 телефоны аша җиткереп булачак. Тавыш бирү статистикасы һәр көнне проект сайтында яңартылып тора. Җиңүчеләр 5 декабрьдә ачыкланачак.