ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәтнең медпрофилактика үзәгенең  сәламәтлек десанты нефть институты, эчке эшләр идарәсе, күңел ачу үзәге хезмәткәрләре белән актив очрашулар уздырды. Өч көн дәвамында биредә төрле чаралар уздырылды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урынында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максаты белән Әлмәт шәһәрендә «Хезмәтне саклау буенча идарә итү системасы» темасына республика семинары уздырырга планлаштыра.

Татарстан Республикасында җирле проектларга өстәмә финанс ярдәме күрсәтүче программа эшли. Бу программа авылларда яшәүче халыктан җыелган үзсалым акчасын дүрт тапкырга арттыруны күздә тота. Әлмәт районы 34 авыл җирлегендә узачак референдумнар иртәнге 7.00 дән 20.00 сәг. кадәр үтәчәк.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Проектның максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итү.

Проект -  14тән алып 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына, 18дән алып 30 яшькә кадәрге яшьләргә, шулай ук гамәлдәге бизнесменнарга исәпләнгән.

Укыту программасында:

бизнес-идеяләр сайлау;

бизнес-проектлар төзү һәм гамәлгә ашыру;

бизнес ачу;

инвесторларны җәлеп итү.

“Син - эшмәкәр” проектында катнашу өчен теркәлү узарга  һәм тулы мәгълүматны www.molpred116.ru сайтында алырга мөмкин.

15 ноябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан,  4-9 м/с. Минималь температура төнлә һәм көндез -9..-12º, аязганда  -17º; максималь температура -2..-5º.

15 ноябрь көнне 19.00сәг. әлмәтлеләрне Татарстан Республикасы артисты  Роза Салихова кичәсенә чакыралар. Роза Салихова театрга 1969 елда килә. Артистканың беренче  роле -  Т.Закировның «Үр менгәндә» («На подьеме» ) пьесасында Асия роле. 

«Бәләкәч» балалар бакчасында "Куркынычсыз хәрәкәт" викторинасы узачак. Ул ЮХИДИ белән берлектә уздырыла. Тематик мультивикторинада "Бэлэкэч" балалар бакчасы һәм 35 нче "Әкият иле" ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. 

Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

Бүген  үзенең 100 яшьлек юбилеен Әлмәт  ветераны  Нүрсинә Гыйлаҗевна Сөләйманова билгеләп уза. Үзенең хезмәт юлын Нүрсинә апа 1942 елны башлап җибәргән. 40 еллап гомерен нефть тармагында хезмәт куюга багышлаган. Ветеранны район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" АҖ вәкилләре тәбрикләделәр.

XV «Сәламәтлек» Спартакиадасы кысаларында шатмат буенча ярышлар узды. Ярышларда 7 сәламәтлек саклау учреждениесеннән 12 команда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International