«ФАПларга IT» проекты Әлмәт районының авыл җирлекләре базасында пилот режимында тормышка ашырыла. Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пунктлары югары тизлекле интернет челтәренә тоташкан һәм аларда читтән торып медицина консультациясен алу өчен компьютерлар һәм заманча җиһазлар булдырылган.
Авыл халкы өчен ФАП аша район үзәк хастаханәсе табибларына электрон язылу хезмәте күрсәтелә.
14-17 ноябрь көннәрендә Әлмәт медицина көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан авыл җирлекләренең медицина хезмәткәрләрен “ТР электрон сәламәтлек саклау” Бердәм дәүләт мәгълүмат системада эшләүгә укыту оештырылган.