Әлмәттә алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча Бердәм кабул итү көне узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 13 нче ноябрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча Бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты. Консультация сорап балигъ булмаган балалартәр бияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәүче хатын-кызлар мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде, шулай ук килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.

Алга таба алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча Бердәм кабул итү көнен үткәрү һәр айның беренче сишәмбесендә планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International