Әлмәттә хезмәтне саклау буенча республика семинары узачак

2018 елның 16 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урынында имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максаты белән Әлмәт шәһәрендә «Хезмәтне саклау буенча идарә итү системасы» темасына республика семинары уздырырга планлаштыра.

Семинар эшендә башкарма хакимият, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, предприятиеләрнең хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнашачак. Семинар кысаларында заманча шәхси саклану чаралары күргәзмәсе узачак.

Семинарны үткәрү датасы: 2018 елның 22 ноябре.

Семинар 11.00 сәгатьтә башлана.

Семинарны үткәрү урыны: Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Герцен ур., 86а йорты, актлар залы).

Белешмә өчен телефон: (8553) 32-34-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International