Шикәр чире белән авыручылар саны елдан ел арта бара. Татарстанда исә бу авыру белән интегүче 120 меңгә якын кеше яши. Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе “Нур” хәйрия фонды белән берлектә хәйрия акциясен уздырды. Акция Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында 1 тип шикәр авыруы булган кешеләр өчен оештырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы залогсыз алырга мөмкин булган займ күләмен арттырды. Хәзер ул 1 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге яңалыклар бизнесларын үстерергә теләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кагыла. Елына 7,5 процент ташламалы займны ел ахырына кадәр ТР Гарантия фондның һәм физик зат поручительлеге булган очракта гына алып була.
1 декабрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узачак. Программада: 8.00 - 9.30 концерт программасы, спорт ярышлары, кул эшләре күргәзмәсе. 10.00 - тантаналы бүлек башлана.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының карары нигезендә 29 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре территориясендә махсус тактик өйрәнү элементлары белән команда-штаб укулары узачак. Шуңа бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләре әлмәтлеләрне укулар уздыру урыннарында җәяүлеләр һәм транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү мөмкинлеге турында кисәтә.
Конкурсның төп максаты - сәламәт һәм актив тормыш максаты. Әлеге проект 7 -8 сыйныф укучылары өчен каралган. Бәйге Әлмәт мәктәпләре укучылары катнашты.
Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.
24-25 ноябрь көнне Казанда III Республика турниры узды. Анда әлмәтлеләр югары күрсәткечләргә иреште.
Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары белән тәэмин итү бурычның үтәлешен контрольдә тоту һәм инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру буенча ышанычлы мәгълүмат бирү максатыннан чираттагы тапкыр ( агымдагы кварталда) эш бирүчеләргә баруны тәмамлады.
Кичүчат ат-спорт мәктәбе укучысы Наина Мужева Гарәп Әмирлекләрендә шейх Мансур бин Заеда исеменә багышланган ярышларда катнашты. Спорт чарасы Абу-Даби каласында узды. Наина кире әйләнеп кайткач конкур буенча ярышларда катнашты.
Көндез республика территориясендә һава температурасы - 3тән -8 градуска кадәр салкын булачак. Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстан территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.