Иртәгә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын гына кар. Җил 4-9, 12 м/с. Минималь температура -13..-17º, аязганда -22º; максималь температура -10..-15º. Юлларда бозлавык.
Quanta – математика, физика, химия, биология, электроника, Mental Ability, робототехника буенча халыкара олимпиада. Ул ел саен Һиндстанда City Montessory School базасында уза. 2018 елда анда Канада, АКШ, Индонезия һәм башка күп кенә илләрдән килгән командалар катнашты. Әлмәт укучылары бәйгеләрдә катнаштылар һәм алдынгы урыннарны яуладылар.
23-25 ноябрьдә Самарада грек-рим көрәше буенча «Надежды России» ачык турниры узды. Турнир СССР ның спорт мастеры С.Т.Сусликов истәлегенә оештырылды.
«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәттә мобиль пунктлар эшләячәк. Биредә теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тест уза алачак. Моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак.
29 декабрь көнне әлмәтлеләрне Югары хоккей лигасы (ВХЛ) - «Русская классика» чарасына чакыралар. Быел ул җиденче тапкыр уздырыла.
ФФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан (Татарстан)» 28.11.2018. алып 08.12.2018 кадәр "кайнар линия" оештыра. "Кайнар линия" телефоны 8 (8553) 452-069 9.00 сәг. алып 17.00 сәг. кадәр.
27 ноябрь көнне “Нефтяник” Чиләбе шәһәренең “Челмет” командасы белән очрашты. Ике период дәвамында ике команданың берсе дә исәпне ача алмады. Ләкин бераздан “Нефтяник”ка уңыш елмая. Исәпне Станислав Альшевский ачып җибәрә. Берничә секундтан “Нефтяник” форворды Денис Ляпустин Николай Подскребалинны борчу сала. Күп тә үтми Николай Елисеев исәпне 3:0 ясый. Дүртенче алканың һәм шул ук вакытта дубльның авторы Станислав Альшевский булды. Аннан соң “Челмет” капкачысы үз урынын башка уенчыга бирә. Ләкин ул да үз капкасына хуҗа була алмый. Җиңү ноктасын Умед Гыйльманов куйды. Уен 5:0 исәбе белән тәмамлана.
Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9, 12 м/с. Минимальтемпература төнлә -10..-13º, аязганда -17º; максималь температура -8..-11º. Юлларда бозлавык.
Әлмәт районы башлыгы гражданнарны кабул итте. Халык белән очрашуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары да килде. Барлык сораулар буенча да җаваплар да бирелде.
22- 24 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярышларда бөтен Татарстаннан 45 команда составында 350 спортчы катнашты. Әлмәт шәһәренең җыелма командасына Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш бүлегенә йөрүче 4 укучы керде.