ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Тоннель» операциясе уздырыла, әлеге уңайдан җәяүлеләргә юл бирмәүчеләр тикшереләчәк.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 28 ноябрендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Әлмәт торба заводы» АҖнең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керә торган хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 30 ноябрь  көнне планлы рәвештә 9.00 дән 12.00 гә чаклы Ленин - Мәрҗани, Ленин - “Татнефть”, Ленин - Заслоново урамнары киселешендә светофор сүндерелә.

Чаралар 24 ноябрь көнне шәһәр паркында узды. Программа составында - 8 республика чарасы, шул исәптән спорт ориентиры буенча ярышлар. 

12 декабрь көнне сәг 12.00 алып 20.00 сәг. кадәр Россия Президенты карары нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында халыкны кабул итү көне узачак. Кабул итү Әлмәт, Ленин ур. 39 нчы йорт адресы буенча үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон:  45-50-03.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

 

Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.

Әлмәтең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, алга таба аларга финанс ярдәме күрсәтү максатында 4 эшсез гражданның эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлеген оештыру өчен төзелгән  бизнес-планнарны карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәттә 36 нчы балалар бакчасында  V республика «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" һөнәри бәйгесенең җирле этабы узды. Үзара ярыш бик кызыклы узды.

1 декабрь көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын “Мәдәни мохит” проектының кышкы сезон ачылышына чакыралар. “Мәдәни мохит” проектының кышкы сезон ачылышына чакырып калабыз. Биредә сезне кызыклы күңел ачу программасы, урам театры артистлары чыгышы, әкият иленә сәяхәт һәм мавыктыргыч уеннар көтеп кала.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International