Quanta – математика, физика, химия, биология, электроника, Mental Ability, робототехника буенча халыкара олимпиада. Ул ел саен Һиндстанда City Montessory School базасында уза. 2018 елда анда Канада, АКШ, Индонезия һәм башка күп кенә илләрдән килгән командалар катнашты. Әлмәт укучылары бәйгеләрдә катнаштылар һәм алдынгы урыннарны яуладылар.
Биредә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернаты командасы да уңышлы чыгыш ясады. Алар бу олимпиадага әзерлекне уку елы башында ук башлаган булганнар.
«Кулдан ясалган катер узышы» компетенциясендә «алтын» хуҗалары Камил Гарипов һәм Камил Гарифуллин була. Аларның көймәсе 16,28 секунд эчендә 25 метрга кадәр йөзеп (кеше катнашыннан башка) яңа рекорд куйды. «Кулдан ясалган робот узышлары» компетенциясендә «бронза» ны Радик Гарипов һәм Риназ Закиров алды. Әлмәт роботлары каршылыклар полосасының ике этабын да уңышлы үтте.
«Музыкаль номер» компетенциясендәге «алтын» әлмәтлеләргә командалы башкарып чыгу өчен бирелә. Алар һиндстанлыларга татар халык биюен бүләк итте һәм милли музыка коралларында да уйнап күрсәттеләр.