«Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәттә мобиль пунктлар эшләячәк. Биредә теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тест уза алачак. Моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак.
Тикшеренү түбәндәге адреслар буенча оештырыла:
-30 ноябрь 13.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр «Мегацентр» сәүдә үзәге;
- 1 декабрь 10.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр «Панорама» сәүдәкүңел ачу үзәге;
Анализ нәтиҗәләре 10 минут эчендә әзер була.